Мәет өчен гүр сәдакасы бирү мәҗбүриме?
Вопрос:
Мәет өчен гүр сәдакасы бирү мәҗбүриме?
Ответ: Бу сорауга җавап биргәндә, иң алдан шуңа игътибар биреп китәсе килә, ислам диненең шәригатендә сәдакаларның күп төрле булуын беләбез, әммә“гүр сәдакасы” дип аталган сәдака юк. Танылган дин галиме Шиһабеддин Мәрҗани "Әл-барк әл-вамид" китабында аны бидгатьләр (дингә кергән яңалыклар) җөмләсенә кертә. Моннан аңлашылганча, мондый сәдаканы бирү дин ягыннан таләп ителми, берәр җирдә бу гамәл гадәт булып үтәлә икән, аны шул җирдә яшәгән халыкның гореф-гадәте итеп кенә кабул итергә, диннең бер өлеше дип танымаска кирәк.
Төрле төбәкләрдә яшәгән татарларның милли гореф-гадәтләре арасында гүр сәдакасын бирү гадәте бик таралган булган. Академик Уразманова Р. К. татар халкының мәет озату белән бәйле булган горефләрне тасвирлап, шулай яза: “Мәетне зиратка күтәреп алып килүчеләргә һәм кабергә төшереп куючыларга сөлгеләр бирелә. Мәетне кабергә куйганчы, мәет янында, аның гөнаһлары кичерелсен өчен гүр сәдакасы бирелә иде (гадәттә бер куйны, яки куй бәясендәге акча, яки бер капчык он, тавык, каз, яки йомырка бирелә иде). Гүр сәдакасы бирелеп, яки мәетнең туганы: “Мәетнең гөнаһлары кичерелсен дип шул кадәр гүр сәдакасын биреп куярмын”, - дип сүз биреп, дога укыла һәм мәет ләхеткә куелып күмелә (Татары 2001:366). Кайбер җирдә гүр сәдакасы итеп бирелгән хайванны мулла үзенә ала иде, кайбер җирдә исә ул хайванның ите, үлгән мәетнең рухына багышлап үткәрелә торган Коръән ашында пешерелә иде. Бу сәдака зиратта бирелмәгән чакта, улгән кешенең “өчесе”нә бирелергә тиеш иде.
Самара өлкесендә яшәгән мөселманнарның гүр сәдакасын бирү тәртибе шулайрак иде: Мәетне өеннән алып чыккач, хатыннар өенә керәләр. Абыстай үлгәннең рухына Коръәнне багышлап укый. Аның алдына он белән тавыкны куялар. Коръән укыганнан соң бу он белән тавыкны гүр сәдакасы итеп ялгыз яки мохтаҗ кешеләргә биреп тапшыралар. Бу сәдаканы мәетне кабергә төшергәнче биреп куярга тиешләр иде. Кайбер авылларда бу гадәт һаман сакланып килә.
Күргәнебезчә бу төр сәдака халык гадәте булып тора, әмма кеше үзенең үлгән туганы яки танышы өчен, аның исеменнән сәдака биреп куйса, моның өчен биреләчәк савап үлгәннең гамәл дәфтәренә язылыр. Шуңа күрә мондый ният белән сәдака бирергә уйласа, бер нинди зарар булмый. Сәдаканың әзе, күбе юк, иң мөһиме ихлас күңелдән, Аллаһ ризалыгы өчен дип биреп кую. Бик зур итеп, куйны, сарыкларны һәм башка хайваннарны биргәнче, ихлас күңел белән, мохтаҗ кешеләргә кием-салым, ризык, акча бирсәң, мәчет файдасына биреп куйсаң бик хәерле була. Аны мәетне күмгәнче, яки аның өчесе җиткәнче биреп кую тиешле дигән сүзләр урынсыз.
Поделится публикацией